Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Таңнар вакытсыз аткан чак

Дата написания: 
17 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Таңнар вакытсыз аткан чак

Уналтыда идең... Дәртең тулган...
Мин дә яшь чибәр егет.
Капка төптә үбешүләр
Тик кичә булган кебек...

Хәтеремдә, син еладың,
Мин бер суырып үпкәч...
Инде чутлап та тормадым,
Синең күз яшең кипкәч...

Тәүге сөю булды микән,
Әллә мавыгу микән...
Хатирәләр уртак та бит,
Яшибез аерым күптән.

Тәүге үпкән кызым шул син,
Ә мин тәүге егетең...
Сыз(ы)лып аткан вакытсыз таң,
Бүгенгедәй кебексең...

Үпкән-кочкан – җилгә очкан...
Җилләр ерак китәме?
...Йөзем сыйпый таң җилләре,
Хис йомгагын сүтәмен...
Шул сукмактан үтәмен...
Могҗизамы көтәмен?
Яшьмен дип хис итәмен...

Кайчак сыйпап кына узмый –
Куенымны ачадыр...
Әллә җилнең усаллыгы,
Әллә яшьлек кочагы...
17.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Таңнар вакытсыз аткан чак. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 323-324 бб.