Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур Мөсәнниф
Кушкаен
Олы юлда, юл чатында
Үсә иде куш каен.
Аларга мин башым идем:
“Булыгызчы дускаем”.
Каеннарның берсе шунда
Әйтте миңа көрсенеп:
“Парсыз безгә иш булалмый,
Бездән читтә йөр син, – дип. –
Парлыларның зары башка,
Парсызларның – үзенчә.
Гафу ит син, ялгыз юлчы,
Яшә син үз көеңчә”
Башым иеп, ары киттем,
Үз язмышым юрарга...
Парлыларның ни зары бар?
Җилдән шуны сорарга...
1-5.07.2020