Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЯШЬЛЕГЕМ БОЛЫНЫ (ЛУГ МОЛОДОСТИ)

Дата написания: 
12 января 2024

Инсур МУСАННИФ
ЯШЬЛЕГЕМ БОЛЫНЫ

Уйларымда кайттым әле
Яшьлегем болынына...
Болын тулы гөл-чәчәктер –
Табарсың ярыңны да...

Эзләп шулай яшьлек эзен,
Болынны мин буйладым...
Тап-такыр болын күреп,
Шашынды хис-уйларым.

Яфраклары кара көйгән,
Җил уйный сабагында –
Шиңгән яшьлек чәчәкләре
Елларның кыравында.

Тылсым тапсам да, юк, кайтмам,
Яшьлегем болынына...
Анда бары, чәчәк таптап,
Уйный бер колын гына...
12.01.2024

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яшьлегем болыны. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 237 б.