Инсур МӨСӘННИФ
ПАР МЕНДӘРЛЕЛӘРГӘ
Сөюләрен саклаганнар
Алдында тезләнегез!..
Бәхеткә чорналып узсын
Сезнең дә көннәрегез!
Кушымта:
Киләчәктә мәңге шулай
Пар булсын мендәрегез.
Беркайчан да сулымасын
Саф сөю гөлләрегез.
Гомерләр ничек тиз үтте,
Бәхет бит бу – сизмәдегез.
Сөю уты сүнми янгач,
Тормыштан бизмәдегез.
Кушымта.
Тормыш катлаулы булса да –
Гайбәтне күрмәдегез...
Каршы искән усал җилне
Бар дип тә белмәдегез...
Кушымта.
Сөюләрен саклаганнар
Алдында баш иегез!..
Парлы булсын, кайнар булсын
Сезнең дә мендәрегез!
Кушымта.
4-6.04.2025
«Раббәнәә һәб ләнәә мин әзүәҗинә уә зурриятинә курратә әгъюн, уәҗгалнә лилмуттакыиинә имәмәә» ягъни: «Әй, Раббыбыз, безгә күз нуры булырдай парлар һәм балалар бир һәм безне тәкъва мөэминнәр өчен үрнәк кыл» (Коръән, "Фуркан" сүрәсе: 74)