Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

АП-АК КАРЛАР ЯУГАН...

Дата написания: 
04 января 2023

Инсур МӨСӘННИФ
АП-АК КАРЛАР ЯУГАН...

Бүген тагын җиргә тылсым яуган –
Басам бик сак ак кар өстенә.
Сокланырга кала бары миңа
Табигатьнең мәгърур көченә.

Кышлар Җиргә сафлык булып килә,
Каплап китә җирнең чүп-чарын.
Оныттырып тора сыман бераз
Бу Җиһанны баскан аһ-зарны.

Кышлар сафлык булып килә Җиргә,
Бик сак басам ак кар өстенә...
Саклар идем бер тап төшерүдән,
Әгәр килсә... килсә көчемнән...

Адәм көчсез Җиһан гына түгел,
Хәтта... җирдәшләре алдында.
...Тиздән ак кар кара төскә керер
Кеше салган эзләр астында...
3-4.01.2023