Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТУПЫЛ ТУЕ

Дата написания: 
05 ноября 2025

Инсур МӨСӘННИФ
ТУПЫЛ ТУЕ

Тупыл актан киенгән дә,
Таккан зур алка-чуклар...
Июнь ае... Дөнья тулып,
Мамыклар очкан чаклар...

Зифа тупыл, әйтерсең лә,
Туйдагы кәләш инде!
Я, кызганмый, башкаларга
Шатлыгың өләш инде!

Тирә-якта юкә, каен
Соклана сиңа карап...
Алар матур киенсә дә,
Сиңа һич җитми – харап!

Синең туең кабатлана
Ел саен – чакыр гына!
Безнең генә тормыш туе
Бары бер тапкыр гына...
Бары бер тапкыр гына...
5-6.11.2025