Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ОЧРАШУЛАР (ВСТРЕЧИ)

Дата написания: 
17 июня 2024

Инсур Мөсәнниф
ОЧРАШУЛАР

Очрашулар була төрле-төрле...
Рәхмәт әйтик – Ходай бүләге.
Һәм шунлыктан килми һич тә
Яхшы һәм начарга бүләсе...

Очрашулар нәрсә бирә, дисәң,
Кемнәр әйтер моны тәгаен...
Кеше аралашмый тора алмый,
Сере бары шунда, мөгаен...

Кеше аралашмый тора алмый,
Мәгарәгә кеше качалмый...
Шуңа очрашулар эзли кеше,
Яхшымы ул, яки начармы...

Очрашулар була – көтеп алган,
Очрашулар була очраклы.
Очрашулар була көтелмәгән –
Ташланабыз, җәеп кочакны!

Очрашалар кайчак сыйныфташлар,
Курсташлар, хәтта партадашлар,
Белем ташын бергә кимергән!
Күпме алар, безнең хатирәләр
Күпме безнең бергә кичергән!

Ә очрашу якын дуслар белән
Баса барлык күңел пошканны,
Чистартадыр безнең җаныбызны
Һәм юадыр барлык юшкынны!

Тормыш бик еш яки сирәк-мирәк
Очраштыра якын туганны.
Тик булмасын иде мал бүлешү...
Их, шунысы өтә җаннарны!

Тормыш юлыбызда була шулай –
Юлда очрый тәүге мәхәббәт.
Матур хатирәләр калдырганга,
И, яшьлегем, сиңа зур рәхмәт!

Тормыш, тормыш... Була кайчак –
Юлда очрый инде дошман да...
Кара янган йөзе күралмаудан,
Көнләшүдән эче пошканга.

Тик барыбер кала исләремдә
Дуслар белән генә очрашу.
Күзгә карап, бер риясыз гына,
Хәл-әхвәлне минем сорашу.

Хәлләр әле минем түзәрлектер!
Ходай биргән шактый гомерне...
Мөһим түгел... бары кем беләндер
Очраштырсын яңа һәр көнне,
Очраштырсын Ходай һәр кемне!
17.06.2024