Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ШӘҺИТЛӘР

Дата написания: 
06 августа 2024

Инсур МӨСӘННИФ
ШӘҺИТЛӘР*

Инде тыныч, дисәк...
Тагын мәхшәр купты...
Күпме гомерләрне
Кара туфрак йотты...

Гадел булса сугыш –
Туган ил, җир өчен,
Кешеләр Җиңүгә
Сала барлык көчен,

Гомерләр жәл түгел,
Шәһитләр – барсы да...
Мәңгелек дан яулап,
Һәйкәлдә калсыннар!

Сугыш – ул зур бәла...
Җимерек калалар...
Өзелгән гомерләр...
Яшь толлар... яшь толлар...

Төннәрен яшь түгә
Мендәргә сылулар...
Күкләрдә елый күк...
...Тумаган сабыйлар...

Тумаган сабыйлар...
Җирләнгән балалар...
Алар да шәһитләр
Сафында баралар;

Аяныч, шәһитләр –
Солдатлар, сабыйлар...
Көн саен шул сафны
Тулыландыралар...

Ялварам Ходайга –
(Кемгә соң дәшәргә?!)
– Сабыйлар хакына
Чик куй бу мәхшәргә!

Елмайсын сабыйлар,
Шатлансын Кояшка!
Елмаю һәм Кояш
Шулкадәр охшаш та...

Аллаһы Тәгалә!
Тумаган балалар
Булмасын шәһитләр,
Тусыннар, аларны
Дөньяга ят итмә...
* Шәһит – гадәттә, изге, гадел сугышта башын салган яугир.
18.02.2023, 5-6.08.2024