Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Төнге уйлар (поэма)

Дата написания: 
08 апреля 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы». Это произведение написано во время действия талонной системы на товары и продукты в России.

Инсур Мөсәнниф
Төнге уйлар
Поэма

1.
Иртәгә ял – якшәмбе.
Тагын авылга кайттым.
Белим, дип, әнкәй хәлен.
Иске болдырга чыктым.
Бер көйрәтү – исәбем.
Сукты сәгать – төнге бер.
Авылга караш ташлыйм.
Бер яктылык булсачы!
Тәрәзәләр – чаршаулы.
Авыр тынлык боҗрасы.

2.
Иртәгә мин – ял итәм.
Иртәгә монда – эшкә.
Маллары көтә биштән.
Билләр буылган кичтән.

3.
Ә дөньялык – көрәштә.
Яшь Айны болыт буа.
Ә болытны җил куа.
Йолдызлар уйга баткан.
Уйланып, читкә баккан.
Буада ярсый бака –
Нидән шатлыгы арткан?

4.
Күз алдына кала килә:
Яна утлар тәрәзләрдә,
Машина-арбалар җилә -
Ыгы-зыгы төннәрдә дә.
Кайдадыр кемдер ызгыша.
“Кызган” яшьләр кычкырыша.
Тәрәз – ачык. Имеш, җырлый –
И бугазын ерта берәү.
Кемдер телевизор карый.
Кемдә исә - елаш, иңрәү.

5.
Балкон. Берәү тәмәке капкан,
Ләззәтләнеп, төтен суыра.
Астагы күршесе кер тарткан.
Ак керләргә көле коела.
Ә гаугасы иртән кубачак.
Күз чыкмаса – чәч йолкыначак.

6.
Ә авыл өстендә - тынлык.
Ә авылны баскан – йокы.
...Һәм авылны баскан – юклык.
Бар тапканы – такы-токы.
Кибетендә бер ел – йозак.
Чөнки анда берни дә юк.
Ә юкка ни – барысы да тук.
Ә төн һәм көн – озын-озак.
Әле исемлек буенча
Азык-төлек таратканнар.
Өч айга һәр өй борынча
Өч шакмак шикәр сатканнар,
Һәм чәен дә онытмаганнар:
Һәр җанга өлеш чыгарганнар.
Үлмә, яшә, авыл халкы.
Син эшлә дә эшлә бары.
Иртәгә календарь – кызыл.
Тик таңнан уяна авыл.

7.
Айны болытлар каплады.
Бака һаман да тынмады.
...Икенче төпчек тартылды.
...Күктә бер йолдыз атылды.

8.
Кырык өйлек авыл.
Ут – бары тик бездә.
Керим. Ятыйм. Качыйм.
Тыныч йокы сезгә.
Авылны борчымыйм.
Иртән мин – ял итәм.
Тик монда каршылый
Таңны һәркем эштә.
Хушыгыз, йолдызлар.
Син дә хуш, Ай-җилкән.
Йөрәк ни – ул сызлар.
Иртәгә - мин китәм.
Тик... Бер атна уза –
Кайтыр вакыт җитә...
Исәнме-хуш, сала,
Исәнме-хуш, кала, -
Берничә буынның
Нәкъ шулдыр өлеше,
Шундыйдыр язмышы,
Төшкән саф көмеше.

9.
...Күндәм колларыңа,
Ходаем, бир түзем.
Рәхимнән ташлама,
Яраббым, шул сүзем.
Иман бир, бир өмет,
Шәфкать бир, сабырлык.
Шундый хис бир – күңел
Кердән арынырлык,
Тәңре, и Илаһи!

Чөнки Синнән гайре
Көч юк ышанырлык,
Чөнки Синнән гайре
Иң юк таянырлык
Бар Галәмдә.
Амин.
27.04.1991-8.04.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Төнге уйлар. Поэма. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 42-45 бб.