Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Серле Җиһан

Дата написания: 
12 апреля 2021

Инсур Мөсәнниф
Серле Җиһан

...Бик еш баксам да мин зәңгәр күккә
Уйга баткан чакларымда,
Тәүге тапкыр шигырь язам, ахры,
Космос – Галәм хакларында.

Иксез-чиксез Җиһан артларында
Беркем белми ниләр барын...
Төннәр җитсә, хәтта таңнар атса,
Карыйм күккә янә... тагын...

Омтыладыр кеше йолдызларга,
Җанга җитми һәрчак нидер...
Зәңгәр күкнең тарту көче нидә?
Тынгы бирми әнә шул сер...

Әмма... ни хикмәттер (тагын бер сер),
Без күкләргә омтылганда,
Йолдызлар бит Җиргә атылалар...
Киң Галәмне ятсынгандай...

Тагын бер сер, нигә:
ятсынамы,
Орбитадан читкә тайпыламы;
Әллә күптән Күккә ашкан җаннар
Җиргә кире кайталармы?!

...Уем җебен шулай чуалдырып,
Тагын берсе түбән очты:
“Килер вакыт, ул сер ачылыр, – дип, –
Кайгырма”, – дип, күзен кысты...
12.04.2021.