Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сакласа – Алла гына

Дата написания: 
17 мая 1992
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Сакласа – Алла гына

Президентка тагын кәгазь
Китерделәр кул куярга.
Чираттагы хаклар арту
Турындагы карарга.
Ун, йөз, мең, йөз мең –
Ай-һай хаклар сикерешә!
Ә халык юрган астында
Көчсезлектән үкерешә.
Көпә-көндез күз алдында
Берсен-берсе үтерешә...
Йә чатта хәмер чөмерә
Калмасын, дип, үкенечкә...
Артка карау юк инде ул –
Алга тик, бары алга!
Үтерештә йөз процент
Бирер көннәр булмас ла?!
...Йә, Ходай, үзең сакла!
23.04.-17.05.1992.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Сакласа – Алла гына. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 17.07.1993, №82.
2) Мөсәнниф Инсур. Сакласа Алла гына. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 47-48 бб.