Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кешедә дә агач язмышлары

Дата написания: 
10 ноября 2020

Инсур Мөсәнниф
Кешедә дә агач язмышлары

Агачта да кеше язмышлары:
Еш кисәләр аны... Ә картайса,
Үзе ава талгын җилләрдә дә...
Я аудара давыл, җил-гарасат...

Була инде яшен суккан чак та...
Ә агачны бөксәң, шартлап сына,
Я кәкрәя...
Я төз баса горур –
Кире кайта тәүге фасылына...

Кешедә дә агач язмышлары...
Тормыш бөксә, яки сына шартлап,
Я йөридер җаны тик аксаклап...
Я төзәя, башын горур чөеп,
КЕШЕ дигән бөек ис(е)мен раслап.
8.08-10.11.2020.