Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

МАРТНЫҢ СОҢГЫ КӨНЕ (ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ МАРТА)

Дата написания: 
31 марта 2025

Инсур МӨСӘННИФ
МАРТНЫҢ СОҢГЫ КӨНЕ

Күз ачып йомганчы узды-китте
Тагын бер шук, шаян март ае.
Былтыр гына берсе узган иде...
Шулмы икән инде картаю?

Булды анда шатлык, хәсрәтләре,
Икесе дә килде бер юлдан...
Килсә, килә торыр... Тормыш бит бу...
Үткәннәрен инде яшь юган...

Исән чыктык кайгы, шатлыгыннан...
Тырыштык бит – килә ни кулдан...
Теләк телим бары – әле тагын
Очрашырга язсын бер елдан!

Һәм көтәрбез ары – бер елдан...
Гомер сорыйк бары Алладан!
31.03.2025