Инсур Мөсәнниф
Тозлы аш
Җиткән кызның, аш пешергәч,
Ашы бик тозлы булса,
Елмая иде әниләр:
“Гашыйк булган бу бала!..”
Белгәннәрдер, шәт, әниләр –
Кайчандыр яшь булганнар…
Ярын сайлап, гашыйк булып,
Матур гаилә корганнар.
Мин дә кайчак аш өлгертәм,
Кайчак тоз артык була...
Булса булыр, шөкер итик, –
Авызда кашык була...
Акланам, мин ир-ат ләса.
Осталыгым чамалы,
“Әллә гашыйк булдың?!” – диеп.
Көлкеләргә бормачы.
(И туганым, шаянсың син,
Кайда инде гыйшыклар!
Инде хәтта атлаулар да
Кыйшыклап та мыйшыклап).
...Мин үзем дә шаян сүзле,
Үпкәлидер кемнәрдер.
Күңел бит ул кемдә каты,
Кемнекедер – нечкәдер.
...Көлке сүзе, тисә, тисен,
Яман сүзләр тимәсен,
“Ашы тозлы”, – дисә, дисен.
“Тозсыз кеше”*, димәсен...
* Тозсыз – әдәпсез, инабатсыз, юләр, пырдымсыз, оятсыз, теленең ни сөйләгәнен белмәүче һ.б. (минемчә, мәгънәләре шактый, ахры).
25.04.2022