Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи для детей на татарском языке8+

КАНИКУЛНЫ ЯРАТМЫЙМ

Балаларга укыгыз

Инсур МӨСӘННИФ

КАНИКУЛНЫ ЯРАТМЫЙМ

 

Каникулны яратмыймын,

Аера мине дустан:

Ул китә әллә кайларга,

Үсә кайларда каштан...

Каникулны яратмыймын,

Дәресләр юк, күңелсез.

Көннәре дә яңгырлы гел,

Я эсседер, бер җилсез.

Барлап барлык китапларны

Утырам гел боегып.

Сыйныфташлар, барыгызны

Беттем инде сагынып.

Килә озак сагынасым,

Сагынырга яратам.

Каникуллар озын булса,

Сагыну да озаграк!

Олы-олы абзыйларга

Бар минем бер соравым:

Сагынулы каникулны

Булмыймы ул озайтып?!

11.07.2024

Кайда, кайчан басылган:

1) Мөсәнниф Инсур. Каникулны яратмыйм. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 302 б.

Смотри также