Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бияләй

Дата написания: 
09 ноября 2013
Заметка: 

Инсур Мөсәнниф
Бияләй

Суыклар безне куркытмый,
Кулда — җылы бияләй.
Өшемәсен диеп, улым,
Бәйләгән аны нәнәй*.

Минем бияләй йоннан,
Сарык биргән туныннан.
Язын эссе, тирләмәскә
Тун кирәк кыска йоннан.

"Язгы йоннан әйбәт була
Бияләй", — дигәләшеп,
Сарыкның йонын кыркалар
Өлкәннәр бергәләшеп.

«Ябалактан йон ал, диеп, —
Бүдәнәдән май ал», — дип,
Сарыкка рәхмәт әйтәләр,
Рәхәтләнеп кал, диеп.

Аннары нәнәй йонны
Чүпләреннән аралый.
Чүпле, чәбәләнгән йон ул
Эрләү өчен ярамый.

Төеннәреннән яздыргач,
Йон кабага бәйләнә.
Нәнәйнең өлгер кулында
Орчык зыр-зыр әйләнә.

Орчык артыннан орчык —
Булгач бер бияләйлек,
Ике җепне бергә кушып,
Катнап та куялар бит.

Язу hәм кату эшендә
Мин дә ярдәм итә алам:
Читкә тәгәрәмәсен дип,
Орчыкны тотып калам.

Җеп күчә зур йомгакка,
Йомгак йомшак, түгәрәк.
Безнең мәче тычкан диеп,
Уйный аны тирәләп.

Аннан нәнәй энәләрен
Ала да җайлап кына,
Кулларына күз иярми,
Бара эш җырлап кына.

Әнә шулай әзер була
Миңа җылы бияләй.
Юып киптерә дә аны
Кидерә миңа нәнәй.

Зәмhәрир салкыннарда да
Өшетми шул бияләй,
Чөнки күңел җылысын да
Салган бит аңа нәнәй!
9-12.12.1996.
*Нәнәй (рус. няня) — дәү әни.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бияләй. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 133-134 бб.
2) Мөсәнниф Инсур. Бияләй. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 89-90 бб.