Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җәйге каникул (Летние каникулы)

Дата написания: 
23 мая 2018

Инсур Мөсәнниф
Җәйге каникул

Җәйге каникул – һәр елның
Без сагынып көткән мәле!
“Каникул нигә кирәк?” – дип,
Көлке сорау бирмә әле!

Беренче көнне, билгеле,
Йоклыйм инде мин туйганчы!
Кичкә кадәр түгел инде...
Сәгать тугыз, ун тулганчы.

Аннанмы... аннан соң дус-ишләр
Килеп җитә, бер сызгырсаң!
Шөгыльләр күп, уеннар да,
Бары тату бул, уйнасаң!

Җитезлектә ярышабыз,
Туп уйныйбыз, йөгерешеп...
Иң көчлене ачыклыйбыз
Гер күтәреп, я көрәшеп.

Җәй аенда көннәр озын –
Уйнап кына һич йөрмибез:
Кемне чакыра зур таулар,
Кемнәрнедер – зәңгәр диңгез!

Үзебез генә түгел, юк
(Өлкәннәргә дә ял кирәк) –
Әти-әнине алабыз,
Алар безгә бик зур терәк!..

Кемдер булыша авылда
Үстерергә каз, чебешләр...
Су коена, китап укый...
Иренмәсәң, күп ул эшләр!

Җәйге ялны яратмаган
Бармы икән малай-кызлар?
...Әмма мәктәп һәрчак истә,
Кызык та бит уен, яллар...

Укытучылар сагынган,
Аннан бигрәк сыйныфташлар!..
Файдалы үткән яллары –
Укуда һич сынатмаслар!

Җиз кыңгырау да зарыккан,
Көтә парта һәм тактабыз...
Белемгә сусап, көч җыеп,
Мәктәп, сиңа без кайтабыз!

Сафка бердәм басу өчен
Җитә безгә тик бер чыңлау –
“Беренче сентябрь бүген!” – дип,
Тизрәк чакыр, җиз кыңгырау!
19-23.05.2018.

1) Мөсәнниф Инсур. Җәйге каникул. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 253-255 бб.
2) Мөсәнниф Инсур. Җәйге каникул. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 83-84 бб.