Инсур МӨСӘННИФ
БӘРӘҢГЕ
Бакчабызда иң уңганы
Кыяр түгел – бәрәңге.
Менә көз генә җитсен,
Ашатырмын бәрәнгә.
Бәрән генә түгел, мин дә
Бик яратам мин аны.
Әни минем оста куллы,
Каян белә – аңламыйм:
Кыстыбый да пешерә ул,
Пирогта да – бәрәңге.
Мичтән пешеп чыгу белән
Сыпыртамын шәңгәне.
Мин – мин әле, дәү әтием
Күбрәк ашый миннән дә...
Аның белән ярышам ул,
Тик юк әле җиңгән дә...
Әни көлә: “Тукта, тукта,
Ярышырсыз, син үскәч.
Зур үсәрсең, тиз үсәрсең,
Әнә, аша зур күмәч”
Дәү әтием, көлә-көлә,
Сыйпап куйды башымнан:
“Бик яраткач, ашасын соң,
Үсәр, үсәр, ашыкма.
Витаминлы яшелчәнең
Файдасы да күбрәк бит.
Аннан халык белми әйтми,
Ул – икенче икмәк, дип”
Тиз үсәсе килә бик тә,
Шуңа икмәк яратам:
Беренчесесен сыпыртуга,
Икенчесе – чиратта.
6.08.2025