Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур Мөсәнниф
ЯҢА ЕЛ
Яңа ел, Яңа ел,
Яңа ел килә,
Кыш бабай, Карсылу
Пар атта җилә.
Шат аңа балалар:
“Кил тизрәк, – диләр, –
Кыш бабай, китер син
Тик матур көннәр”.
Бүлмә дә бизәлгән,
Уртада – чыршы,
Кунакка килгән бит –
Ул шундый купшы!
Җырласын һәм көлсен
Бүген бар Галәм!
Шатлансын Җиребез –
Бүген бит бәйрәм!
16.12.2017.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яңа ел. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 201-202 бб.
2) Мөсәнниф Инсур. Яңа ел. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 91 б.
Комментарии
Бер яшь композитор бу
Бер яшь композитор бу шигырьгә җыр (көй) язган икән... Детсад балалары җырлаган видеоны да җибәргән иде,