Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кыш бабай (Дед Мороз)

Дата написания: 
04 декабря 1996
Заметка: 

Инсур Мөсәнниф
Кыш бабай

- Кыш бабай килә, - дип, - бүген, -
Уятты мине әти.
- Йоклап кала күрмә берүк,
Син инде үскән, тәти.
Йокламадым, мин зур инде, -
Итекне үзем киям.
Әнием дә сөя мине:
«Зур үстең», - дия-дия.
Кыш бабай бүләк өләшә,
Тик ниндидер бүләге?
Кыш бабай белә, диләр бит,
Балаларның теләген.
Чак-чак кичне көтеп алдым,
Их, тизрәк килсен иде.
Миңа мотоцикл кирәк,
Ул шуны белсен иде!
Их, булсамы шундый бүләк,
Безнең күрше Маратның
Ничек күзе кызар иде,
Әле серне таратмыйм.
Килде! Нигә Кыш бабайның
Тунын әтием кигән?!
Мотоцикл түгел инде,
Велосипедта килгән...
Ул танымый дип уйный,
Ә минем башым уйлый:
Мин аннан да хәйләкәр, -
Я алдагы елда килмәс,
Сизгәнне белсә әгәр...
4.12.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур? Кыш бабай. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 2008, №№6-7.
2) Мөсәнниф Инсур. Кыш бабай. Шигырь. “Яңавыл таңнары”, 26.12.2015, №248-249.
3) Мөсәнниф Инсур. Кыш бабай. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 130-131 бб.
4) Мөсәнниф Инсур. Кыш бабай. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 86-87 бб.

Комментарии

Отлично!