Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи для детей на татарском языке8+

Тамчы хәбәре

Балаларга укыгыз
Инсур Мөсәнниф
Тамчы хәбәре

«Яз килде!» — дип хәбәр итеп,
Тамчы тама «тып» та «тып».
Ага юлдан гөрләвекләр
Кемузардан ярышып.

Тамчы тама «тып-тып» итеп,
Тама бозларны тишеп.
Гөл-чәчәкләр үссен, диеп,
Утырмасын, дип, өшеп.

Күшеккән Җир кыш буена —
Салкыннар, ай-hай, өткән,
Шуңа күрә яз җиткәнен
Бик нык зарыгып көткән.

Зәңгәр күктә Кояш көлә,
Нуры hәркемгә җитә.
Агачларда умарталар
Кошлар кайтканын көтә.

...Карлар тиздән эреп бетәр,
Балалар ясар түтәл.
Җир гүзәлрәк булсын, диеп
Утыртыр чәчәк, гөлләр.
13.03.2009.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф И. Тамчы хәбәре. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 2010, №67-68.
2) Мөсәнниф Инсур. Тамчы хәбәре. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 155 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Тамчы хәбәре. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 63 б.

Стихотворение является частью сборника стихов для детей «Герле сәгать, серле сәгать»

Смотри также