Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Герле сәгать, серле сәгать

Дата написания: 
25 декабря 1996
Заметка: 

Инсур Мөсәнниф
Герле сәгать, серле сәгать

Герле сәгать бар безнең,
Ялтлап тора телләре.
Гер асылган бик матур
Чылбыры да бар әле.

И кызыгам чылбырга,
Тик тияргә ярамый.
Әти бора колакны
Тотсаң аны сорамый.

Сәгать йөри "келт" тә "келт" —
Тынлап ятам йокламый.
Дәү әнием орыша:
— Йокла инде, шук малай.

Күзләреңә, әнә бит,
Гердәй йокы асылган.
Йом күзеңне, йом инде,
"Әвен базы" ачылган.

Сыйпап карыйм күзләрем —
Гере юк бит, алдалый.
Тик ни хикмәт, йомыла
Гер булмауга карамый.

— Әлли-бәлли итә бу,
Хәзер йоклап китә бу…

Дәү әнием көй көйли,
Йомылалар керфекләр…
Әй тырышам - ачылмый,
Гер асылган кебекләр.

Ахры, нәнәй алдамый,
Белми әйтмәс олылар.
Тик йокламый ник сәгать,
Аның да бит гере бар?

Ә-ә, аның бит күзе юк,
Озын теле бар болай…
Күз булмаса, йокы да
Килми микән ни, малай?

Герле сәгать түгел бу —
Серле сәгать булды бу.

Аңлый алмам, ахры, мин,
hай, бу сәгать хикмәтле!
Булам сәгать остасы —
Менә үсеп җитсәмме?!

Шул чагында белермен
Барлык-барлык серләрен.
Ачып-сүтеп карармын
Герләрен, бар җирләрен.

…Сәгать йөри "келт" тә "келт",
Күз йомыла "челт" тә "челт"…
25.12.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Герле сәгать, серле сәгать. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 135-136 бб.
2) Мөсәнниф Инсур. Герле сәгать, серле сәгать. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 73-75 бб.