Инсур Мөсәнниф
Тәрҗемәче кирәк
Әни безгә алып кайтты
Нәни мәче баласы.
Yзе йомшак, үзе ап-ак –
Булсачы бер карасы.
Әллә кайчан – иртә торган,
Сеңлемә: "Мияу?" – дигән.
Сөт бирәбез, тик ул эчми,
Соң, нинди сорау биргән?
Аннан килгән әниемә,
Аңа да: "Мияу?" – дигән.
Аркасыннан сыйпыйм, дисә,
Тунына буяу тигән!
Килеп, миңа сырпалана,
Сүзе шул – "Мияу?" инде.
– Сиңа нәрсә кирәк соң? – дип,
Yзенә сорау бирдем.
Җавабы бер: "Мияу?", "Мияу?",
Юк аңлаган бер кеше.
Барыбыз да аптырашта:
Чыгамы соң сөт теше?
Әллә нинди телдә сөйли
Акмуен – безнең мәче.
Беребез дә аңламыйбыз,
Булмагач тәрҗемәче.
Әнә шулай аптыратты
Безне мәче баласы.
Кемнәр белә: хәзер кайдан
Тәрҗемәче табасы?
2-3.12.1996.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тәрҗемәче кирәк. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 18.02.1997, №20.
2) Мөсәнниф Инсур. Тәрҗемәче кирәк. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 127-128 бб.
3) Мөсәнниф Инсур. Тәрҗемәче кирәк. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 68-69 бб.