Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Урман ни сөйли?

Дата написания: 
04 декабря 1996
Заметка: 

Инсур Мөсәнниф
Урман ни сөйли?

Урманчы минем дәү әти,
Өйрәнгән урман серен.
Дәү әтием белән мин дә
Серле урманда йөрим.

Урман җилдә шаулап тора, —
Сөйлидер ни хакында?
Урманны тыңлап барабыз
Дәү әтинең атында.

«Урман сөйли, — ди дәү әти, —
Аңларга гына кирәк.
Урман телен аңлаучылар
Әмма әлегә сирәк.

Урман әйтә: агачларны
Юкка сындырмагыз, ди.
Җил чыгарам, дип, урманда
Юкка сызгырмагыз, ди.

Куркытмагыз, ди, кошларны,
Сайрасыннар, тыңлагыз!
Урман гел яхшыга өнди,
Сез, — ди, — шуны аңлагыз!»
3-4.12.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Урман ни сөйли? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 129 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Урман ни сөйли? Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 71 б.