Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи для детей на татарском языке8+

Чәчәк белән Гөлчәчәк

Инсур Мөсәнниф
Чәчәк белән Гөлчәчәк

Җәй кояшы тәрәзәгә
Нурлары белән чиртә:
«Йоклап ятмагыз, чыгыгыз,
Түгел, – ди, – түгел иртә!»

Шулай дәшкәч Кояш апа,
Йөгереп чыкты Гөлчәчәк.
Түтәлләргә күз камаша, –
Гөл чәчәк тә, ал чәчәк!

Тик нигә моңсу гөл иле, –
Башын игән, сагышлы.
Хәлсезләнгән яфраклары
Чак-чак ала сулышны.

Гөлчәчәк тә уйга калды:
Ни булган бу гөлләргә?
Бәлагә тарыган гөлләр, –
Моны кемгә сөйләргә?

Ник сөйләргә? Ул белә лә, –
Кирәк тик су сибәргә.
Су эчерсәң, гөлләр иле
Елмаеп ук җибәрә!

Гөлчәчәккә Гөлчәчәк тә
Су сипте җырлый-җырлый.
Гөлләр елмаеп җибәрде
Озак көттереп тормый.

Талгын җилләргә кушылып,
Гөлләр ничек пышылдый:
«Рәхмәт сиңа, Гөлчәчәк, – ди, –
Син дә җырга кушыл», – ди.
1.07.2008.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чәчәк белән Гөлчәчәк. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 151-152 бб.
2) Мөсәнниф Инсур. Чәчәк белән Гөлчәчәк Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 67 б.

Стихотворение является частью сборника стихов для детей «Герле сәгать, серле сәгать»

Смотри также