Инсур МӨСӘННИФ
АЛТЫН КӨЗ
– Алтын көз дә җитте, – диеп,
Нәнәй карый тәрәздән, –
Көннәребез имин торсын,
Шатлык көтик бу көздән.
– Нигә алтын, түгел көмеш? –
Дип сорадым нәнәмнән.
Мин бит әле бик кечкенә,
Гаеп түгел, белмәсәм.
– Алтын бит сап-сары була,
Шуңа алтын көз, диләр, –
Шулай диеп аңлатты ул,
Күп белә шул нәнәйләр!
Чыктык дәррәү урамга без,
Нәнәйнең хак сүзләре –
Алтын төсле сары яфрак
Чагылдыра күзләрне!
Тик иртәнгә мин ни күрәм –
Бары пычрак җир калган!
Күземә яшь килеп тулды –
Алтынны кем урлаган?!
Тик аңлатты дәү әнием:
– Килеп апа, абыйлар,
Ямьсез булып ятмасын, дип,
Җыештырып алдылар:
Янәсе дә, чиста булсын,
Матур булсын калабыз...
Әнә шулай, Ходай биргән
Алтын көзнең матурлыгын
Күрмичә дә калабыз...
Гафу итсен Аллабыз...
3-4.12.2025