Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Гөрләвек, күгәрчен...

Дата написания: 
05 мая 2018

Инсур Мөсәнниф
Гөрләвек, күгәрчен...

Уйнарга дип мәйданчыкта,
Чыгу белән ишектән,
Бу ни гаҗәп, бу ни хикмәт –
Ят тавышлар ишетәм:

Чылтырыйдыр кебек нидер...
Чишмәне бар күргәнем –
Чылтырый бит ул да шулай –
Суын да бар эчкәнем,

Тик юк чишмә ишек алда,
Ерак бездән кыр, тугай...
Әни әйтә: “Гөрләвек бит!
Чылтырый ул яз шулай”.

Бу дөньяда, бер уйласаң,
Исемнәр – зур табышмак.
Барысын да белү өчен
Тырышлык сал, ялгышма.

Гөрләвек – ул, чылтырагач,
Чылтыравык түгелме?
Әниләр дә ялгыша бит,
Бутаганмы исемне?

Күгәрченнәр бар, беләм мин,
Менә алар гөрлиләр,
“Гөр-гөр” килеп, йөгерешеп,
Миңа нидер сөйлиләр.

Чылтыраган – гөрләвек, ди...
Гөрләгән кош – күгәрчен.
Бу исемнәр, чынында да,
Буталгандыр, күрәсең!

Ә мин әйтәм чын, дөресен:
Гөрләвек – ул күгәрчен,
Менә алар һәр көн гөрли,
Тынмый иртән һәм кичен!

Ә гөрләвек ни була соң?..
Чыга алмыйм очына!..
Гөрләвек бит... очып китеп,
Кунмый түбә башына!

Ярый, моңа башым җитми,
Калсын шулай исеме.
Һәр әйбернең туры килсен
Исеменә җисеме.

Өй башында, я кәрниздә
Күгәрченнәр гөрләсен,
Ишек алда чылтыр-чылтыр
Гөрләвекләр йөгерсен!

Күгәрченнәр моны күреп,
“Гөр-гөр” килеп сөенсен,
Кемнәр күрми, барысына
Яз җитүен сөйләсен!
18.04-5.05.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Гөрләвек, күгәрчен... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 251-252 бб.
2) Мөсәнниф Инсур. Гөрләвек, күгәрчен... Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 65-66 бб.