Инсур МӨСӘННИФ
БАЛЫКТА
Карт әти китте балыкка,
Мин дә, елап, иярдем.
Югыйсә, карт әти катгый:
“Бүген капмый!!” – дия гел.
Алдый инде, хәйләкәр бит,
Һәр көн тота бер балык.
Үзе, кайткач, аклана гел:
“Иң зуры төшеп калды...”
Ә менә мин, алып барса,
Тотам аның шул зурын,
Минем гәүдә кадәрлесен,
Шаккаттырып дусларым!
Яр буена утырыштык,
Елга буйга килдек тә.
Елга буе матур икән,
Исеп тора җиле дә.
Тоттырды да кулга кармак,
Миңа берни өйрәтми:
“Менә шулай итәсең”, – дип,
Читкә китте дәү әти.
Берзаманмы?! Кармагымны
Әллә нәрсә сөйрәде!
Ычкындырмый кармагымны,
Су өстеннән сөйрәлдем!
Балыкчылар “аһ” иттеләр,
Барсы суга сикерде.
Мине тизрәк тотып алып,
Яр буена китерде.
Балык тотып булмады ул,
Никтер бүген уңмадым.
Тик карт әти бик сөенде:
“Иң зур балык син булдың!”
11.07.2024
Кайда, кайчан басылган:
925) Мөсәнниф Инсур. Балыкта. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 302-303 бб.