Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи для детей на татарском языке8+

Мәҗит белән гәзит. Г. Тукайга ияреп

Инсур Мөсәнниф
Мәҗит белән гәзит
(Г. Тукайга ияреп)

Безнең Мәҗит бигрәк тә дус гәзит белән.
Менә Мәҗит карап тора кәлиткәдән.

hәр гәзитне көтеп ала — бик ярата:
Yзе укый, мәктәптә дә күп тарата.

Дуслар алар хат ташучы Вәзит белән,
Чөнки аның эше бәйле гәзит белән.

Хат ташучы абыйга ул ярдәм итә,
Ә абыйсы, мактый-мактый, рәхмәт әйтә.

Дуслары күп — барсы белән Мәҗит тату,
Ярдәм итә китап белән гәзит уку.
16.06.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Мәҗит белән гәзит (Г.Тукайга ияреп). "Өмет", балалар өчен «Чаткылар» кушымтасы. 22.09.1994, №106.
2) Мөсәнниф Инсур. Мәҗит белән гәзит. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 64 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Мәҗит белән гәзит (Тукайга ияреп). Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 68 б.

Стихотворение является частью сборника стихов для детей «Герле сәгать, серле сәгать»

Смотри также