Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

«ЗАМАНДАШ» ГИМНЫ

Дата написания: 
11 января 2023

Инсур МӨСӘННИФ
«ЗАМАНДАШ» ГИМНЫ

«Замандаш»лар – алга, алга!
Замана алга дәшә.
«Замандаш»лар күңелләргә
Изгелек нуры чәчә.

Уйларында зур хәстәрлек,
Тынгы белми беркайчан –
Зур эшләр көтә алардан
Кече һәм олы Ватан.

Заманнан артта калмаска,
Хәтта атларга алдан –
Шундый мактаулы һәм олы
Бурыч куйган бит заман!

«Замандаш»лар – талантлылар,
Туган якка дан җырлый.
Заманыннан артта калмый,
Ил-йорт тарихын зурлый.

Каләмнәрдән моңнар тама,
Моңнан ярала җырлар;
Яңгырый алар илләрдә,
Ишетә сәхрә, кырлар!

«Замандаш»лар – канатлылар,
Әмма калалар Җирдә!
Туган җир данын арттырып,
Даныгыз артсын илдә!
11.01.2023

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. «Замандаш» гимны. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 201 б.

Комментарии

Гимн да язып карадым...