Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

СЫЕРЧЫК (СКВОРЕЦ) 6+

Дата написания: 
23 марта 2026

Инсур МӨСӘННИФ
СЫЕРЧЫК

Мин йоклаган араларда
Килгән икән сыерчык!
Озын юллар үткән, ачтыр,
Бирдем икмәк – кыерчык.

Рәхмәтләре шулдыр инде –
И, сайрый бит өздереп!
Кага-кага канатларын,
Суза җырын, сөенеп!

Тагын берәү «сайрый» читтә,
Куркып, китә очып та...
Сыерчыклар гына түгел,
Бар икән бит чыпчык та!

Карап торам икесенә,
Менә сиңа тамаша –
Чыпчык, тырт-кырт сикергәләп,
Урлашырга маташа.

Шуңа аңа да җим сиптем,
Әйттем шунда: «И, кошкайлар,
Бер бит Күк һәм Җирегез!
Дөнья иркен, җим җитәрлек,
Дус һәм тату яшәгез!»
22-23.03.2026