Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ГӨЛЛӘР КЕМНЕ ЯРАТА? (КОГО ЛЮБЯТ ЦВЕТЫ?)

Дата написания: 
02 августа 2026

Инсур МӨСӘННИФ
ГӨЛЛӘР КЕМНЕ ЯРАТА?

Минем әни – иң уңганы,
Үстерә ул гөлләр дә,
Эштә генә түгел, һәрчак
Өлгерә ул өйдә дә!

«Мин гөлләрне яратам!» – дип,
Әйткән идем әнигә,
Әллә инде мине сынап,
Карап торды бер көйгә.

Минем әни таләпчән ул,
Әйтсә, әйтә ул өзеп:
– Ә гөл сине яратамы? –
Һәм куйды үзе сөеп.

– Әни, – дидем, – моның өчен
Миңа соң ни эшләргә?
– Ялкауланып, ятма өйдә,
Су сип, әнә, гөлләргә.

Гөлләр сиңа рәхмәт әйтер,
Гөлләр сине яратыр,
Коенып чык тамчысында,
Хуш исләрен таратыр.

Сулар сиптем иртән, кичен,
Тырышып чүп утадым,
Йөгерә-йөгерә йөрдем инде,
Ялкауланып тормадым.

Тырышлыгым бушка түгел –
Чәчәк атты барсы да!
Иртән торсам, таҗын ачып,
Көлеп тора каршымда!

Хәзер беләм, гөлләр нигә
Мине шулай ярата:
Уңганнарны һәркем сөя,
Сокланып, тел шартлата!

Әни дә шат, үзем дә шат,
Көлеп тора ихата,
Хәтта мәче чәчәк исни,
Тормый миннән сорап та!

Менә гөлләр нинди юмарт
Уңганнарга карата:
Хуш исләрен генә түгел,
Хәтта шатлык тарата!
29-31.07.-2.08.2026