Балаларга укыгыз
Инсур МӨСӘННИФ
ШАЛКАН
Каникуллар бетеп бара,
Авылга, дәү әнигә,
Кайттым әле, кунакка, дип,
Ятыйм өйдә мин нигә?!
Кичтән мине, йоклатам, дип,
Нәнәй укый әкият.
Бик кызыклы икән алар –
Менә кайда бар хикмәт!
Беркөн “Шалкан” дигәнен дә,
Укып чыктык бер тында.
Мин бик тиз аңлап алдым –
Бөтен хикмәт тычканда!
Шалканнар күп бакчабызда,
Ярдәмләшим әле, диеп
(Мин булышмый, кем булышсын!),
Күн итек алдым киеп.
Дәү әти һәм дәү әнине
Чакырсам – кул селтиләр.
“Әле шалкан кайгысы юк,
Эшебез бик күп”, – диләр...
Мәче бар ул, тотыйм, дисәм,
Миннән качты, чиелдап.
Ярый, ярый, сөт сорарсың,
Карның ачса, мырылдап.
Акбай ята оясында,
Тунда ничек чыдыйдыр...
Тик Акбайны тарткаласам,
Карыша һәм ырылдый!
Тик тычканны каян тотыйм,
Алар эскерт астында!
Ә эскертләр басуларда...
Шунда ята качкыннар!
Берсенә дә ялынмадым,
Йолкып чыктым ялгызым!
Юкка гына борчылганмын,
Көч җитмәс, дип, ялгышып.
Дөрес, олы самавырдай,
Бик зурлары булмады.
Булмаса да, нәнәй мине
Баштан сыйпап, мактады:
– Эшләгән тиз үсә, син дә
Үсәрсең, Ин ша Аллаһ!
...Ә мәктәптә, мин бу хакта
Яздым әле инша да!
18.03.2026