Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Балаларга укыгыз
Инсур МӨСӘННИФ
ЮКӘ
Өй алдымда үсә юкә,
Аннан да юк биеге.
Очын күрим, дип, карасам,
Төшеп китә бүрегем.
Җәй башында чәчәк ата,
Хуш исләре тарала.
Тик көз җитсә, аның хәтта
Яфраклары юк була...
Өшидер бит, бик кызганам...
Кышка керә киемсез.
Хаклыгына сүзләремнең
Шикләнсәгез, кышын шулай
Бер күлмәктә, бүрексез
Тышта йөреп керегез!
Ачы җилләр искән чакта,
Дер калтырый кәүсәсе...
Берүк туңа күрмәсен, дим...
Әле бардыр үсәсе...
Әмма язын терелде ул,
Шытып чыкты бөреләр,
Шатлануым күрсәгез сез!
Туңмаганнар – тереләр!
Җәен тагын чәчәк атты,
Таратты хуш исләрен!
Инде хәзер аның шулай
Гүзәллек һәм... безнең өчен
Беләм газап чиккәнен!
25.03.2026