Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Таш сын

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Таш сын
Хикәя

Җәй артыннан көзләр килде.
Кеше гомере дә шулай. Яшьлек үтә, картлык җитә. Шуңамы икән, картлар авыр көз айларын өнәп бетерми. Һәм аз гына кояшлы көн булдымы, бакчаларда, скверларда, паркларда картлар пәйда була. Кемдер акрын гына арлы-бирле асфальт сукмак буйлап йөренә, кайсысы эскәмиядә ялгызы уйланып утыра яки, иптәше булса, талгын гына гәп куерта. Тик җылы көннәр сирәкләнә бара. Салкын төньяк җилләре ешрак исә, күктә берөзлексез соры-кара болытлар йөзә. Аяк астында юеш җир чыптырдый. Картлар да югала. Өйләр дә, агачлар да кечерәеп калган, күшегүдән соры төскә кергән кебек. Кошлар чыркылдавы да ишетелми, бары тик шәрә агач ботакларында җил сызгыра. Күптән түгел явып үткән яңгыр тамчылары, шыбырдашып, коелган яфраклар өстенә сибелә.
Шундый көзге көннәрнең берсе иде.
Район үзәгенең яңа нефтьчеләр йорты алдындагы бакча яныннан сирәк-мирәк кенә кешеләр үтеп тора. Монда хәзергә әллә ни карар, игътибар итәр нәрсә дә юк әле. Күптән түгел утыртылган агачлар да күтәрелеп китә алмаган. Хәзер алар кышны каршы алырга әзерләнә. Ә уңдырышлы урман туфрагыннан аерып кызыл балчыкка утыртылган агачларга тамыр җибәрү җиңел түгел. Тик, шулай да, тормыш үзенекен итә, һәркем, һәрнәрсә яктыга, биеккә омтыла.
Яңа сарай алдында девон тирәнлекләрен яулаучы нефтьченең таш сыны да басып тора. Тик нигәдер ул мартен янында эшләүче корыч коючыны хәтерләтә төшә. Өстәвенә, үзе бил тиңентен ялангач. Ирексездән, чишенеп эшләгән нефтьчене бу скульптураның авторы кайда күрде икән, дигән уй килә. Брезент кием киеп эшләгәндә дә тәнгә үтеп керә әле ул «кара алтын». Яки аның: «Нефтьне менә шундый киң күкрәкле, кабарынкы мускуллы кешеләр чыгара», — дип әйтәсе килдеме икән? Ярый, монысы аның вөҗданында.
Урамнан кычкырып көлешә-көлешә үтеп барган өч яшь-җилкенчәк бакчага таба борылды. Скульптура каршына куелган эскәмиягә утырып, кыйммәтле тәмәке кабыздылар. Үзләре, кызып-кызып, мода, кием, рок-музыка, кызлар турында сөйләшәләр. Хәер, башка нәрсә хакында сөйләшсеннәр соң инде? Аларга бит хәзер бер телем икмәк турында баш ватасы юк. Әти-әнисе бар, аларның кесә тулы акчасы бар. Сорарга иренмә генә. Күрше эскәмиягә хәле бетеп килеп утырган картта эшләре дә юк.
Сабир абзый ул. Күрше йортта яши. Яше дә бара — сиксәнне узган. Кайчак зиһене дә чуалып киткәли — шул картлык галәмәте. «Бала-чага акылы керә башлаган инде», — диләр андыйлар турында халык арасында. Яшьләрнең кирәгеннән артык кычкырып сөйләшүе аның колагына кереп тә карамый кебек. Таягына ике куллап таянып, шуңа ияген терәп, нефтьче сынына текәлгән, ниләр уйлаганын, кем әйтмешли, бер Алла гына белә. Юк, Сабир абзый үзе нефтьче түгел түгеллеккә. Ул хаклы ялга чыкканда район җирендә тәүге бораулау корылмалары зур яңалык иде әле. Шулай да, кызыклы, гыйбрәтле тормыш юлы үткән, барысын да күргән, башыннан кичергән.
Кинәт салкын, көчле җил исте. Сабир абзый хәтта селкенеп куйды. Ә егетләрнең берсенең эшләпәсен җил очырып алып китеп, картның аяк астына китереп ташлады. Күрше эскәмиядә көлеш катыш ыгы-зыгы купты. Эшләпә хуҗасы йөгереп килеп җитте.
— Картлач, тот, тот, җибәрмә!
Сабир абзый дертләп китеп:
— Әү, балам? — дип, егеткә сораулы карашын юнәлтте.
Тегесе аңа карап алды да:
— Ә-ә, барысы да аңлашылды, — дип, эшләпәсен иелеп алып, кире китте. Иптәшләре янына килгәч, көлеп нәрсәдер әйтте. Тегеләр, картка борылып карап, кычкырышып көлделәр.
Сабир абзыйның аларда кайгысы юк иде. «Бу таш кешене әйтәм, ялангач бит. Өшидер инде ул. Якын-тирәдә берәр нәрсә дә юк, һич югы, өстенә ябар идем. Үземнең көч җитмәсә, әнә теге малайлар ярдәм итәр иде», — дип сөйләнде ул үзалдына. Тирә-ягына тагын бер тапкыр каранып алды. Ябардай бернәрсә дә юк, һәркайда — таш. Шунда Сабир абзый, башына бер эшлекле фикер килгәндәй, хәрәкәтләнеп куйды. Башта таягын бер читкә сөяде дә, җылы сырмасының төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, торып басты, аннан сала башлады.
— Минем өем җылы, бу бичара өшемәсен.— Монысын ул егетләргә әйтте, ахры. Тегеләр аңа аптырап карады.
— Шушындый бугай ул, — дип берсе чигәсе тирәли, юләр дигәнне аңлатып, бармагын боргалап күрсәтте.
— Картлык — шатлык түгел. Аның яшенә җитәргә язмасын, — дип, икенчесе кушылды.
Карт таш сын янына килен баскан иде инде. Кулында — калын сырмасы. Тик сын биек, аның гына буе җитәрлек түгел. Сабир абзый, ярдәм көткәндәй, яшьләргә борылып карады.
Ә тегеләр хахылдашуын белә. Җитмәсә, берсе:
— Картлач, чалбарыңны да сал, бер булгач, булсын, — дигәч, көлү хәтта йортлар тәрәзәсендә чыңлады.
Нәрсә белән беткән булыр иде бу хәл — сукмакта кырык яшьләрдәге хатын күренде. Картны күргәч, йөгереп үк килде.
— Әткәй, нигә салдың киемеңне? Ки тизрәк, өшисең. Нигә мине көтмәдең инде, урамга бергә чыгарбыз, дигән идем бит.
— Соң, кызым, өшеп тора бит. Менә, кидерик шушыны. Син ачуланма, Фәния кызым, кием бетмәс әле. Яна пальтом да бар кыш кияргә. Анысын бирсәк тә ярый, бигрәк авыр, үзе бер пот. Карт кешегә менә сырма җиңел...
— Йә, ярый, әткәй, әйдә, кайтыйк. Кеше көлдермик. Таш сын бит ул, тимер өшиме ни? — Үзе Сабир абзыйның сырмасын алып, кидерә башлады. Әтисе карышмады. Бер яктан таягына, икенче яктан кызы кулына таянып, йортларга таба атлады. Ә егетләр бөгелә-сыгыла кычкырып көлеп калдылар. Кызык бит. Аларга бераз вакытка сөйләргә түләүсез күрсәтелгән бер маҗара, эч катыргыч тамаша булды.
Сабир абзый, урамны чыгар алдыннан, туктап хәл җыйды, сынга янә бер борылып карады. Күзләрендә таш сынга ярдәм итә алмаганлыктан туган уфтану иде. Бәлки, бу аның, изгелек эшләргә теләп тә, тәү тапкыр ярдәм итә алмый китүе булгандыр - кем белә? Аннан картның күз карашы егетләргә төште. Алар һаман көлешә иде әле. Картның йөзе караңгыланды, куе кашлары җыерылды.
Егетләрнең берсе, аркасын нидер көйдергәндәй, кинәт борылып карады. Картның карашы белән очрашты. Бу «көрәш» ике-өч секунд чамасы гына дәвам итте. Егет иптәшләре эндәшкәнгә, аларга борылды.
Сабир абзый күз карашын тагын сынга күчерде дә, «таш, таш», дип нидер сөйләнде. Шуннан соң, көрсенеп, аны сабыр гына көтеп торган кызына борылды. Урам аша чыкканда картның аяк атлаулары тагын да авырайган кебек иде.
Тиздән кыш җитте. Сабир абзый урамда башка күренмәде.
Ә ямьле яз ае кергәч, район үзәге читендәге мөселманнар зиратында тагын бер яңа кабер үсеп чыкты.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Таш сын. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 65-70 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Таш сын. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 136-138 бб.