Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шикаять

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Шикаять
Юмореска

Урындагы язучыларның җитәкчесе Каләмскийны ашыгыч рәвештә район түрәләренең берсенә чакыртып алдылар. Тиз генә килеп җитсен, ашыгыч эш, дигән. Бар эшен ташлап, үзенчә, әллә китап чыгарырга ярдәм итеп, акча бүләләрме икән, дип абына-сөртенә урынбасар бүлмәсенә барып керде. Сәламен алучы булмады, утыр, диюче бигрәк тә. Каш астыннан сөзеп карап, беренче сорау бирелде:

— Гәрәй Гамилев сезнең кешеме?

— Әйе, безнең оешмага карый, иҗат белән шөгыльләнә, әсәрләре ара-тирә гәзит-журналларда, шул исәптән күрше республика матбугатында да басыла...

— Кайда яши?

— Кайда булсын, безнең шәһәрдә, кирәк булса, адресын да әйтә алам.

— Кирәкми. — Урынбасар Каләмскийгә берничә биттән торган, дәфтәр битенә сыргаланган язу күрсәтте. — Бездә яшәгәч, нигә күрше республика гәзитенә шикаять язып ята ул? Безгә әйтсә булмыймыни, урында хәл итәр идек, юлын табар идек...

— Гафу итегез, мин бернәрсә дә аңламыйм...

— Монда аңламаслык бернәрсә дә юк, — дип кырт кисте аны урынбасар. — Менә Г. Гамилев безнең район сатучыларына зарланып шикаять язган, аны күрше республика гәзитенә җибәргән. Ә ул хат «урында тикшерелергә җибәрелә» дип, кире безгә кайткан. Нигә сез үзегезнең кул астындагы язучыларыгызга баш булмыйсыз? — Аннан Каләмскийгә сынап карап: — Бу шикаять хакында берәр нәрсә белә идегезме? — дип кискен сорау куйды район хуҗасының урынбасары.

— Ю-юк. Дөресен әйткәндә, кем нәрсә яза, кайда җибәрә — аны миңа хәбәр итү мәҗбүри түгел, бу әдәбият, әхлак кануннарына каршы килә...

— Каршы киләме, юкмы, тик барыбер белергә тиеш идегез, һәм бу сезне әйбәт яктан күрсәтми. Мәгез, үзегез карап чыгыгыз, ни яза бит хәсрәт язучы! — Һәм ул, йөзен чытып, хатны Каләмскийгә сузды. Анысы үз чиратында хат ахырындагы имзага күз салды. Әйе, имзасы Г. Гамилевныкы. Кулы да, һичшиксез, аның каләмдәшенеке. Инде хатны әйләндереп, башына күз йөгертте. Аңа «Таландылар» дип баш куелган, ә астарак «юмореска» дип язылган.

— Әйе, бу аныкы, — дип җөпләде Каләмский. — Тик бу бит шикаять түгел, ә әдәби әсәр, сәүдә өлкәсендә булган кимчелекләрне фаш итә, кәкре куллыларын тәнкыйтьли...

— Фаш итәме, тәнкыйтьлиме, барыбер шикаять түгелмени?! — дип бүлдерде аны урынбасар. — Юморескамы, чуртмы, безгә барыбер, тик безнең районны гына тәнкыйтьләмәсен. Калганы безгә барыбер. Бу соңгы кисәтү булсын. Барыгыз, — дип аны чыгарып та җибәрделәр.

— Барыбер тәк барыбер, — дип борын эченнән сөйләнеп, Каләмский урамга чыкты. Ул анда Г. Гамилев белән чак маңгайга маңгай бәрелешмәде. Ә анысының күңел күтәренке, кочаклап ук алды да, тиз-тиз хәбәр сөйләүгә күчте:

— Беләсеңме, бер юмореска яздым әле, менә гәзиткә җибәрергә элемтә бүлегенә китеп барыш. Тегүчеләр хакында. «Кыскарттылар» дип атала. Ну теттем тетмәләрен үзләренең! Бастырып чыгарсалар, көлеп эче ката инде халыкның...

Каләмский нәрсәдер әйтергә дип авызын ачканчы, юморист: «Хуш иттек!» - дип, саубуллашып, элемтә бүлегенә таба юрттыра иде инде. Каләмский, авыр сулап куйды да, өенә таба атлады.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Шикаять. Юмореска. "Кызыл таң", 11.04.1995, №69.
2) Шәңгәрәев Инсур. Шикаять. Юмореска. "Тулпар", 6 сан, 1995 (ноябрь-декабрь), 79 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Шикаять. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 189-191 бит.
4) Мөсәнниф Инсур. Шикаять. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 78-80 бб.