Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кием «юганда»

Дата написания: 
23 января 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Кием "юганда"
Хикәя

Бар иде вакытлар! Элек яңа кием алсаң, зур шатлык була торган иде. Үзеңә генә түгел, ә барлык күрше-тирәңә. Дөресрәге, ирләренә. Кием котлатам дип, барысын да йөреп чыгулары үзе ни тора иде! Аннары — «юулары»! Сөенгәне — сөенеп, көенгәне — көенеп кала. Тик йоланы, эчең тулы ут булса да, боза алмыйсың. Байлыгыңда ни бар, шуннан өлеш чыгарасың... Мин бер ярты күтәреп керсәм, син икене утыртасың... Шул вакытларны искә төшереп, фәкыйрегез хәтта бер хикәя сыман нәрсә дә язып ташлаган иде.

Ә хәзер... Ә хәзер яңа кием ала башласаң, кара кайгы. Бердән, өч-дүрт ай акча тупларга кирәк. Һәм шул вакыт эчендә ничек ачка үлмәскә дигән проблеманы да чишәргә кирәк. Ялгыз башың гына булсаң, бер хәл, ә гаилә, ә балалар? Алар, рәхмәт төшкерләре, икмәк белән суга гына риза түгелләр, кәнфитен, итен, маен, сөтен әйтмим әле, шулай ук киемен дә сорыйлар! Һәм ниндиен генә әле! Тик миңа да кирәк бит ул кием, hич югы эшкә барып кайту өчен. Эшкә бармасаң, хезмәт хакыңа төшкән берничә йөз көмешеңне дә бирмиләр. Димәк, икмәк-суга да акчаң булмаячак. Ачка аяк сузасы гына кала.

...Шулай да хатын белән ничек итсәк иттек, миңа бер кәчтүм алдык. Алгач, күңел кытыклана, кешегә күрсәтәсе килә. Ягъни кием котлатасы. Мөселман халкының гасырлар буе килгән йоласы бит инде бу.

Йоласы бар, димәк, юасы бар (кара син аны, үзеннән-үзе шигырь туып тора, шагыйрь булмас җиреңнән булырсың монда, әйе...). Шуңа мин дә, искене искә төшереп, кием котлатырга булдым.

Эшкә килү белән, хезмәттәшләремә:

— Менә яңа кәчтүмле булдым әле, — дим. Күз сирпеп кенә алдылар да:

— Бик яхшы, бик мәслихәт, — дип, йөз чытып, читкә борылдылар. Көнләшәләр! Аптырап тормадым, хәтерем калганда, мин дә әрсез була беләм:

— Котламыйсыздамыни? Өстемдә тузмас, кадерен күрмәм бит, — дим.

— Ә-ә, котлы булсын, тазалык белән үзең киеп туздырырга язсын, — дип теш арасыннан гына кысып чыгардылар.

— Нигә, егетләр-кызлар, берәр нәрсә бирмисезмени? — дим, елардай булып.

— Һм... — дип аптырашып калдылар. Миннән бу кадәр оятсызлыкны көтмәгән булганнардыр, ахры. Шулай да, кабаланып, кесәләрен капшарга, өстәл тартмаларын актарырга тотындылар. Ярты сәгатьтән кайсыдыр бер сум бакыр китереп чыгарды. Моңа хәзер шул бер бөртек шырпы тия инде (бер кап түгел!). Ярый, шулай да күңел булды.

— Ә егетләр, кәефләр ничек, юабызмы соң? — дим, серле генә итеп.

— Бармыни?! — дип, барысы да шатланышып, сикереп тордылар.

Шәп кенә «юдык». «Юарга» дигәндә, безне генә куш инде син.

Монда «юганнан соң» инде кайчандыр эшләп киткән, шуңа таныш-белешләрем булган икенче оешмага барып, бәхетемне сынап карыйсы иттем. Биредә дә шундый ук хәл кабатланды, ягъни «Ревизор» пьесасының соңгы күренеше. Ләкин, мин, әрсез, барыбер үз сүземне сүз иттем. Катып беткән бер кәнфит булса да тоттырдылар... Дөрес, костюмны юганда барыбер үзләре ашап бетерде. Теге бер сум да югалган. Кемдер костюмны, юабыз дип, бөгәрләп рюмкага тыгып маташа иде, шунда төшкәндер. Башны түбән иеп, чыгып киттем. Теге бер сум жәл. Кәнфите дә хатынга ярап куяр иде... Заманалар башка икән шул инде — кая ул куш учлап кәнфит, кесә тулы көмеш тоттыру. Ярый әле биштән төргәнне иснәтмәделәр яки, Аллам сакласын, яңа кәчтүмне салдырып алмадылар...

Шулай нәүмизләнеп, уйланып кайтып килә идем, күршем Әсма түти очрады. Мине күрүе булды, авызы ерылды:

— Әй, балакаем, яңа кәчтүн алгансың түгелме соң, котлы булсын, әйдә әле, кием котлап, берәр нәрсә бирим, — дип, ай-ваема карамый, үзләренә алып кереп китте. Ун ел буе бер киемдә йөргәнне белеп бетергән икән күрше-күлән дә.

Киемемне котлап, кесәмә әллә ничә йомырка салып чыгарды. Хәтта түш кесәмә дә икене тыкты. Кәеф күтәрелеп китте, мин сиңайтим! Үзебезнең татар, мөселман әбие бит.

Өйдә генә хатын марҗа минем. Әнә, анысы гына, сорау белән каршы алды:

— Ну, че дали? — дигән була.

— Ун йомырка, — дим, авызымны колакка тиклем ерып.

— Менә бит, син дә өйгә әйбер алып кайта башладың, — дип, килеп кочакламасынмы?! Үзе юан гына ул, сөякләрем шытырдап калды. Сөякләр генә булса, бер хәл, теге ун йомырка да «шытырт» иткән икән, бот буйлап нәрсәдер ага башлагач кына сиздем. Хатын марҗа булуы җитмәгән, киемемне дә үзем юам әле мин. Ваннага су тутырып, костюмны шунда ташладым. И уам, и уам, йомырка күпереп тик тора. Ике сәгать юдым. Кипкәч, карасам, биш үлчәмгә утырган. Яхшы юганмын болай булгач... Шулай итеп костюмны сандыкка салып куярга туры килде. Ярар, бер кирәге чыгар әле. Һич югы, бераз үскәч, улым кияр.
20-23.01.1999.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Кәчтүм юу серләре. Юмореска. "Яңарыш" (Удмуртия), 28.12.2001, №1??????????.
2) Мөсәнниф Инсур. Кием "юганда". Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 106-108 бб.