Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Исбат итте

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Исбат итте
Хикәя

...Ул җитәкчеләргә үзенең төгәллелеген, алар әйткән һәр сүзне яки теләкне «Баш өсте!» дип үтәргә әзер икәнлеген күрсәтергә ярата иде. Ә бит үзе начар кеше дә түгел, тик холкы гына йомшак. Үзеннән вазифасы югарырак булган кешеләр алдында, алар нәрсә әйтсә, шуны үтәргә әзер икәнлеген күрсәтергә форсат эзләр булды.
Шулай бервакыт үзенең турыдан-туры җитәкчесе, аның хакында, әллә чын, әллә шаяртып:
— Аңа ышанмагыз, үзен берәр күрсәтер әле ул, — диде.
Аның күзеннән йокы качты. Төннәрен йокламый, уйланып ятар булды, һәм, чыннан да, тиздән, барысын да аптырашта калдырган бер эше фаш ителде.
Ә җитәкчесенең:
— Менә бит, мин нәрсә дигән идем! Дөрескә чыкты түгелме? — дип әйткән сүзләре аңа иң югары мактау сүзләре булып яңгырады.
Аңардан барысы да читкә тайпылды, дуслары ташлады, хәтта гаиләсендә тынычлык бетте, балалары йөз чөерде.
Тик ул артык борчылмады. Чөнки җитәкчесенең, чыннан да, сизгер акыллы, үзенә буйсынган кешеләрне үтәдән-үтә күрә белүче икәнлегенә тагын бер тапкыр ышандыра алды бит...

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Исбат итте. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 111-112 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Исбат итте. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 54-55 бб.