Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Янарал Арслан маҗаралары

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунки, нажмите курсором на фото. Рисунки взяты из общедоступного источника в социальной сети.

Дә-ә, бар иде элек авылда заманнар... Хәзер нәрсә ул авыл тормышы, тфү! Авыр, авыр, дип зарланалар. Элек яшәгән кешеләрдән сорагыз, алар әйтер. Сорашыр кешегез булмаса, китап укыгыз, хәзер ул заманнар турында күп язалар. Укысаң, чәчләр үрә тора.

Шулай да элек тормыш яхшырак булгандыр, ахры. Менә янгын сүндерү эшен оештыруны гына алыйк. Янгын сүндерү машинасын көтеп тормаганнар, чөнки бригада саен һәр авылның үз янгын сүндерү командасы булган. Хәзер генә ул, машина көтеп, утырып яналар, нигезе дә калмый.

Шуңа элек авылда халыкны дер селкетеп тоткан кешеләрдән берсе — янгын сүндерүче була иде. Бездә бу җаваплы вазыйфа Арслан абзыйга тапшырылган һәм ошбу эшнең серләрен аңардан да яхшырак белүче хәтта тирә-як авылларда да булмагандыр. Кар эри башлау белән, ул авыл буйлап йөреп, һәр өйне, һәр ихатаны тикшереп чыга. Мичкәдә суы бармы, багоры, көрәге, чиләге әзерме? Булмый гына карасын — хәзер аның «трибуналына» эләгәсең. Ә җәй көне мунча ягып керү хакында уйлама да. Мунчаңның төтенлегеннән төтен чыкканын күреп калса, сөйләшеп тә тормый, командасы белән килә дә, мичеңә су сибеп, мунча ишеген каерып алып та китә. Исбат итеп кара аннан авылны яндырырга теләмәгәнеңне.

Янгынчылар өендә һәрчак тәртип булыр. Атларын тәрбияләп, карап кына торалар. Арба-тәгәрмәчләре яхшылап дегет белән майланган, арбага юан мичкә беркетелгән, анысына су тутырылган.

Бер уйласаң, кызык кеше иде Арслан абзый. «Янарал» кушаматы да бар үзенең. Һе, генералларың бер читтә торсын. Менә нәрсәләр эшләгәнен тыңлап торыгыз.

Үз эшен белә торган кеше иде Арслан абзый. Давыл түгел, таш яусын, һәркөн атларны барлык корамаллар төялгән арбаларына җигәләр дә, авылны җан-фәрман чаптырып, урап чыгалар. Ким дә түгел, артык та - көн саен өч тапкыр. Моны Арслан абзый:

— Һәрчак сугышчан әзерлектә булырга кирәк, ат тик торса, эштән чыга, — дип аңлата. Ә ул атлары ла, атлары! Сөлек кебекләр! Алларында гел солы булганлыктан, йоннары елкылдап тора. Элек атларның кадерен белә иде авыл кешесе, их-ма...

Халык урамда янгын сүндерүчеләрнең җан-фәрманга чабуын күрү белән:

— Әнә, Янарал Арслан күнегүләргә чыккан, — дип көлеп карап кала. Кирәк эш икәнен беләләр, көлүләре болай гына, коры тел чарлау гына.

Тик Арслан абзый бернәрсәне белмәгән булып чыкты. Шул аны соңыннан халык теленә кергән мәзәкнең төп герое итте дә инде. Ә бит, югыйсә, ул атларның арифметикага оста булуын бик яхшы хәтерендә тотарга тиеш иде. Атлар хакында белмәгән нәрсәсе юк, ә менә шушыны өйрәтүче табылмаган, күрәсең.

...Беркөнне авылда көпә-көндез янгын чыкты. «Янарал» Арслан егетләре һәрвакыттагыча — үз урынында. Күз ачып йомганчы атларны җигә салып, болар дөбер-шатыр чыгып та чаба. Янгын авылның теге очында. Ә авылның озынлыгы өч чакрым. Тиз барып җитә болар... тик атлар янгынга таба борылмый, Янаралны тыңламый, «ялт» чабып, узып та китә. Туктатырга, кире борырга тырышып карыйлар, тик кайда ул! Авылны урап чаптырып килә болар. Тик монысында да шул ук хәл. Әнә шулай авылны өч ураганнан соң гына янгынга килеп житәләр. Тик өй янып бетә. Ярый әле абзар-курага, башка өйләргә сикерми «кызыл әтәч».

Соңыннан авыл мәзәкчеләре:

— Арслан абзый, ярый әле репититсә вакытында урамны өч тапкыр гына урагансыз. Ә алты тапкыр әйләнгән булсагыз? Авыл белән утырып яна идек, — дип очрагы туры килгән саен тел чарлап, янгын сүндерүченең болай да янган йөрәген яндыралар иде. Эндәшми тагын үзе. Кулың белән эшләгәнне иңең белән күтәрә белү дә ирне ир итә инде анысы.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Янарал Арслан маҗаралары. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 186-188 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. "Янарал" Арслан маҗаралары. Хикәя (жанры күрсәтелмәгән). "Яңавыл таңнары", 17.11.2017, №92.
3) Мөсәнниф Инсур. Янарал Арслан маҗаралары. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 77-78 бб.