Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Куып җитәрбез...

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Куып җитәрбез

Шаккатам: элек нинди томана булганбыз!
Билгелелек һәм үзгәртеп кору елларында, ниһаять, күп нәрсә аңлашылды һәм ачыкланды. Безнең илдә хәтта торак та җитмәгән икән. Төзибез, дип, күпме күкрәк суккан булдык... Тик өметне дә өзеп бетерергә ярамый икән әле: бераз тырышканда, ташка кадак какканда, бу мәсьәләне ике меңенче елга ерып чыга алабыз, имеш. Ә нигә, булмас, димә. Әгәр инде ошбу вакытка бу вәгъдәбез дә куык очыру гына булып чыга икән, монда да рапорт бирергә сүзләрен табарбыз. Һич югы, моңа комачаулаган сәбәпләр турында. Анысын гына булдырабыз тәк булдырабыз инде. Беренче һәм соңгы тапкыр түгел бит. Заманында хәтта Американы да куып житеп узып китәргә маташтык. Ил белән шулай йөгереш сукмагына чыккан идек. Хәзер ул спортчылар кайда икән дип, мин берсекөн, урыс әйткәндәй, справка наводить иткән идем, шул ачыкланды: бүген йөгерешчеләрнең күпчелеге дару сәдәбе ярдәмендә генә яши икән, ә шактые җантәслим кылган. Әйдә, җаннары җәннәттә булсын, заманында, һай, ничек котларын алган иделәр американнарның.
Шулай, күп нәрсә беләбез хәзер. Әттәгенәсе, без, имеш, һава суламыйбыз, ә агулы матдәләр йотабыз. Кайчандыр зәңгәр булган күгебез дә хәзер соры төстә икән. Аны, кем тели, шул агулый, ди. Ярый әле күзебезне ачтылар, белми үлеп харап була язганбыз. Хәзер белеп үләчәкбез инде, ягъни, мәсәлән... Чәчүлекләребез дә хәзер пестицидлар, гербицидлар, минераль ашламалардан гына тора, бер чеметем кара туфрак юк, ди. Икмәктә, яшелчәдә, сөттә, иттә — йә нитрат, йә нитрит, имеш. Химия генә түгел, физика да хәзер кешелек бәхете, тынычлык өчен эшләргә теләми, буза куптарган, ди. Кешеләр атомны таркатканнар да, хәзер шуны җыеп ала алмый иза чигәләр икән, ул үзе безне өзгәли башлаган! Әстәгафирулла! Тәүбә! Әллә бар нәрсә безгә каршы чыккан инде, аптыраганнан радиактив күлгә артың белән чумарсың: тимер юлларда поездлар шартлый, вагоннар рельстан читкә сикерә, ди. Самолетлар тиктомалга һавадан егылып төшә. Диңгез, океаннарда кораблар кешене тыңламый йә маңгайга маңгай сөзешә, йә, ике дә уйлап тормый, су төбенә китә. Хәтта елгалар, «кирегә агарга телибез» дип, галимнәргә катгый таләп куйган, имеш. Ничек кирәк алай гына уйларыннан кире кайтара алганнар. Шулай да плотиналарны җимереп, ара-тирә баш күтәреп алалар, кешеләрне дә агызып алып китәләр икән. Аннан, кайдандыр ачлык дигән коточкыч афәт безнең илгә килергә чыккан, ди. Күрәселәр алда икән.

Шуңа әйтәм әле, арытаба да болай барса, нигә «ике меңенче елга һәр гаиләгә — аерым фатир» дигән лозунгны хәл итеп булмасын, ди. Берсүзсез хәл итәрбез. Бары тик һавага газлар очыру, химикатлар, агулар чыгару күләмен, һәлакәтләр санын үткән елга караганда ике тапкыр, юк, өч, дүрт тапкыр арттырырга гына кирәк. Моңа һәркем үз өлешен кертә ала. Әллә ни күп көч түгәргә дә кирәкми: бары тик берсүзсез тыңлап, нәрсә әйтәләр, шуны үтәп, түшәм ишелерлек итеп кул чабып, баш кагып, тавыш биреп тору да җитә. Шулай итсәк, һичшиксез үтәләчәк бу бурыч.
Кемнәргәдер бәләкәйрәк «фатир» туры килсә килә инде — ике метр тирәнлегендә. Тик ни хәл итәсең — көрәш корбансыз булмый. Тулысынча үлеп бетү дә кирәкми. Яртысы оҗмахка күчсә, исән калганнар — һәрберсе! — фатирлы була. Икешәр, өчәр дә эләгүе ихтимал әле. Менә шунда Американы узып китәбез тәк китәбез инде, Аллаһы Тәгалә боерса.
Тик узып киткәч, безнең ялангач артны күрмәсеннәр өчен капларлык берәр нәрсә хәстәрләп куярга гына онытмаска кирәк. Һич югы, депутатларның кандидат чакларында тараткан программаларын.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев И. Куып җитәрбез... Юмореска. "Яңавыл таңнары", 21.12.1991, №149.
2) Мөсәнниф Инсур. Куып җитәрбез. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 164-166 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Куып җитәрбез... Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 64-66 бб.