Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әнә, алар оялсын

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунки, нажмите курсором на фото. Рисунки взяты из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Әнә, алар оялсын
Юмореска

Урамда баштанаяк модный киенгән кешеләргә карыйм да, шаккатам, тел шартлатам. Кайдан гына табалар дип әйт син аларны. Шулкадәр акчаны, дим? Әллә арзан хакка модалы кием сатыла торган берәр яшерен кибет бармы? Әллә соң мин генә белмимме? Тик кала кибетләрен күпме генә йөреп әйләнсәм дә, арзанлы рәтле кием таба алганым юк. Нишлисең, үзебезнең илдә тегелгәнен сатып алырга туры килә.

Башта күлмәк алып кидем. Ун төрле күлмәк арасыннан сайладым. Дөрес, бер җиңе озын, икенчесе — кыска, төсе дә ни дисәң, ул түгел. Җитмәсә, җиңнәренең җөйләре берсе эчкә, икенчесе тышка кайтарып тегелгән, ак төймәләре кара җеп белән тагылган. Чуклары асылынып торган урыннары да бар. Беренче көнне үк култык асты сүтелеп чыкты. Тик берни эшләр хәл юк. Көн дә яңа күлмәк сатып алып булмый. Аның хакы да, иске акча белән — ат хакы. Күлмәкне урамга киеп чыккан саен кешеләр кайсы елмаеп, ә әдәпсезрәкләре арттан шаркылдап көлеп кала. Гарьләнәдер бу, дип уйлыйсыздыр? Һе. Гарьләнми торсын әле. Нигә оялыйм, ди мин. Аны мин текмәгән, дәүләт контроле аша үткәрмәгән, сатуга чыгармаган. Әнә, алар оялсын. Ә кешеләргә үпкәләмим. Ул мәдәнилек дигән нәрсә бик дефицитка әверелде бит хәзер. Аны, башка товар кебек, чит илдән бер вагон кәгазь акчага да сатып алып булмый.

Тагын да костюм кирәк булды. Анысының нинди икәнен тасвирлап тормыйм, үзегез күз алдына китергәч тә, көлке хастасы ябышкандыр инде. Чалбарның иң мөһим аерым билгесен генә атап китәм. Ул да булса, гафу итегез, төбе. Анысы тезгә төшеп тора. Анда, мөгаен, бер-ике капчык арыш сыядыр. Ә биле шундый киң, бернинди каеш җитә торган түгел...

Шушы костюмны кигәч, хәтта танышларым: «Бу юләр белән без бер авылдан түгел», - дигәндәй, урамның икенче ягына чыгып, танымаганга салынып үтә башлады. Гарьләнәләәр! Ә миңа барыбер. Соң, нигә гарьләним? Әнә, модельерлар, тегүчеләр оялсын.

Кышкы кием белән дә шулай булды. Пальтоның да, бүрекнең дә, киез итекнең дә кимчелеге бар. Мин бернәрсә булмагандай йөри бирәм. Кеше көлә тора, ә мин йөри торам.

Чөнки беләм: кешеләр миннән көләбез дип уйласа да, шул тегүчеләрдән көлә булып чыга бит инде.

Кыш көне җылы ботинкалар алып кигәч, тагын тегеләрне көлкегә калдырдым. Тәүге тапкыр киеп эшкә барырга чыксам, бераз ара үтү белән урынымда, сумалага ябышкандай, шып туктадым да калдым. Ни уңга, ни сулга барып булмый, ә алга яки артка бару турында әйткән дә юк. Нигә дисәң, алга атласаң, бер ботинка уңга, икенчесе сулга сөйри, Хода хикмәте! Шулай шактый вакыт бер урында талпынып торырга туры килде. Ярый әле бер шәфкатьлесе юләрләр йортына шылтыраткан. Алар килеп коткарды. Хәлне сөйләп биргәч, үз носилкаларына үзләре ятып, эч тырнап көлделәр. Мин дә, карда оекбаш белән басып торган килеш, булдыра алганча авыз ердым. Әнә шулай көлдек без аяк киеме тегүчеләрдән! Мөгаен, җир тишегенә кереп китәрдәй булып кызарганнардыр, колаклары ут булып янгандыр. Көне буе очкылык та тотмаса әле.

Ә тегеләр, калдырыгыз, дип, күпме генә ялынсам да, барыбер алып киттеләр. Мине түгел, ботинкаларны. Хәтта акчасын да түләделәр.

— Шифаханәдә тынычландыру күлмәкләре бар, ә менә шушындый аяк киеме юк. Ә безнең авырулар арасында хәтта тугыз катлы йорт почмагыннан җәяү менеп-төшеп йөргәннәре дә очрый, хәзер безгә эш икеләтә ким булачак. Бу ботинкаларны кидерәсең дә... Үзегез аңлыйсыздыр инде... — диделәр. Тагын кайда сатылуын сорадылар.

— Очраган бер «Аяк киемнәре» кибетенә керегез, нәрсә телисез, шуны табарсыз. Анда мондый аяк киемнәре безнең илне генә түгел, ә Җир шарын бер урынга богаулап куярга җитәрлек, — дип, озатып калдым.

Тик менә күпме генә шулай киенеп йөрсәм дә, кешеләр күпме генә көлсә дә, сыйфатсыз кием чыгаручылар кимеми. Озак уйладым: эш нәрсәдә? Таптым, ахры, сәбәбен. Бу көлү аларга барып җитми икән ләбаса! Ә барып җитсен өчен бәлки һәр киемнең күренеп торган урынына фабриканың һәм тегүченең исемен язып куярга кирәктер? Ә бәлки... шул гарьләнгәнгә язмый торганнардыр? Шулайдыр. Ә бит чит ил фирмалары оялмый, чөнки беләләр: аларның тегүчеләре эшләрен хәтта тавык көләрлек башкармый. Киресенчә, фирма маркасы белән горурланалар. «Адидас», «Ле Монти» дисәң, барысы да аңлашылып тора. Ә бездә фабрика исеме бернәрсә дә аңлатмый: әзер киемме бу, яки корамалмы, әллә безне мыскыллап язып куйган бер әдәпсез сүзме? Минемчә, соңгысы дөреслеккә туры киләдер. Шуңа безнең ил халкы чит ил товарына капланып төшә дә инде.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Әнә, алар оялсын. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 199-202 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Әнә, алар оялсын. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 86-87 бб.