Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

АСТАНУФКАДА*

Дата написания: 
26 марта 2023

Астануфкада*
Яңавыл. Астануфкада олы гына яшьтәге ике хатын очырашты. Сүләшеп киттеләр.
– Кая киттең былай кейенеп?
– Северный якка чыгып керәсе бар ие.
– Анда нәмә эш бетерәсен?
– Әй, юк йомышны бар итеп йөрейем инде шунда, күт кычыттырып... Көне тыуа, забутасы тыуа...
– Озак торасыңмы?
– Бер ярты сәгать бар быгай инде.
– Афтауыс юкмы ней?
– Этем белсен, кая йөрейләрдер.
– Ничауа, килер әле. Түлке сыуытты быраз, аяк өшей.
– Өшей шул. Аякка нәмә кеяргә дә белгән юк. Син кая барасың?
– Әй, мин дә шул якка. Кичә теге эт кейәү кызга суккан, җанын алып кайтам әле.
– Шулай инде. Кыз баланың бәхетен әйтер ием. Кемгә эләгәсең...
– Башы каткыры, киләме бөген быу афтауыс, юкмы... Тәпи-тәпи китәргәме инде, аптыраш...
– Мин дә пешедралым гына китәр ием, аяк асты пычырак. Аяклар да ауырта хәзер...
– Аяклар ауырта инде ул. Гомер буе аяк өсте... Күткә утырып торырга да вакыт юк бит...
– Әйтмә дә инде...
Арытаба семья хәлләре, ир галәмәтләре, балалар, туган-тумача, кияүләр, киленнәр, хаклар, башлыклар, палитика, хахуллар, нимесләр, әмрикәннәр хакында сүләшү китте, алары сиңа да, миңа да кысылмый, төшереп калдырам. Иске булса да, машинам була торып, ния монда басып торыуымда да эшегез булмасын (ну, ватылды)! Нимесләргә кагылганын гына язам: “Теге вакытта төеп бетерәсе калган. Башлары аяк астына килгерләре”. Әәәә, биш минут саен телефоннары шалтырап, аннан сүләшеп алырга да өлгергәннәрен язырга онытканмын икән әле!
– Әәәә, наканиста теге башы беткере килеп ята. Акчаны онытмасам гына ярар ие... Хәтере дә хәзер тишек иләк белән бер... Әәә, алганмын икән. Ярай пенсияне биреп торалар...
– Нумиры ниндәй? “Читвүркә”ме, “кәпикә”ме?
– “Аднюрка”.
– Әйбәт булды әле, шунысы кирәк ие.
– Ул афтауысның нәмәсе шалтырай ул?
– Әй, шалтыраса шалтырар, без чыгып җиткәнче таралмаса, шул җиткән. Шафирыныкы шалтырайдыр.
Көлешеп алдылар.
– Шунысы харашо, хәзер афтауыслар пачти буш йөрей, теләсә кая утыр... Акчаң гына булсын...
– Иту әйбәт. Сугыш кына килмәсен. Яшәйсе килә бит әле... Наканиста. Әйдә, утырдык, ату күт катып бетте инде...
– Аллага тапшырдык, лә илаһа, лә куәтә...
Утырып киттеләр.
Настраиныем көне буе яхшы булды.
Инсур Мөсәнниф.
* Өлешчә Яңавыл диалектында язылды.
26.03.2023