Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кем түрә — шул көлә

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Кем түрә — шул көлә
Шаян хикәя

Бу хәл Җәүдәт абзый кладаущик вакытта булган. Бик сакчыл, хәтта саран иде мәрхүм.

Бар әйбер аңарда, бирсә — бирә, теләмәсә — юк. Булган очракта да кире борып җибәрергә күп сорамас. Үзенә күрә — түрә бит. Ялындырырга ярата.

Бервакыт аңа ферма мөдире Әхмәт абзый шылтырата икән. Болар арасында шундыйрак сөйләшү булган.

— Кем? Җәүдәт?

— Кем әпәт?

— Мин — Әхмәт.

— Ә-ә, зәхмәт...

— Юк, Әхмәт.

— Мәслихәт.

— Ни, Җәүдәт...

— Ни кирәк?

— Ун көрәк.

— Өй пүдрәт...

— Соң, йөдәт...

— Чо әпәт?!

— Юктыр, әйт?

— Бар, Әхмәт.

— Вәт рәхмәт...

— Тик, Әхмәт...

— Әү, Җәүдәт?

— Сиңа, шәт...

— Нәрсә — шәп?

— Бирмим, вәт.

— Әх, Җәүдәт...

— Юк көрәк.

— Ну, рәхмәт! — ди дә, Әхмәт абзый, җен ачулары чыгып, трубканы атып бәрә.

Тик дөнья — куласа, бер әйләнә, бер баса, дип әйтмәсләр иде аны. Үч иткәндәй, Җәүдәт абзыйны кладаущиктан алып, аның урынына... Әхмәт абзыйны куйганнар. Җәүдәт абзый исә ферма мөдире булып калган. Бераздан Җәүдәт Әхмәткә шылтырата икән — көрәк кирәк, ди. Үзе теге вакытта бирмәде бит. Болар арасында шундый сөйләшү булган, диләр.

— Әй, Әхмәт!

— Кем кирәк?

— Син кирәк.

— Ни кирәк?

— Ун көрәк.

— Ник кинәт?

— Кар көрәп...

— Ал күбрәк...

— Бик теләп.

— Ун көрәк...

— Тап тизрәк!

— Син бигрәк...

— Ай, йөрәк...

— Бар көрәк...

— Тиз кирәк...

— Кем — өрәк?!

— Их, кодрәт...

— Шул, Җәүдәт,

Син — түрә,

Мин — дүрәк,

Мин — түрә,

Син — дүрәк.

Юк көрәк,

Йөр йөдәп, — дигән дә, трубканы урынына салып куйган. Җәүдәт абзыйның ничек ярсыганын күрсәгез икән! Үзе тагын теш арасыннан гына:

— Ярый, тагын кладаущик итеп куйсалар, бу Әхмәткә көрәк бирергә туры килер, ахры,— дип куйган.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кем түрә — шул көлә. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 144-146 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Кем түрә - шул көлә. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 60-61 бб.