ТӨШ (СОН)
Инсур МӨСӘННИФ
ТӨШ
Иртән торгач, аптырыймын:
Төшләремә әллә ниләр
Килеп кереп, уйландыра,
Чөнки кайчак бик сәерләр...
...Бүген, имеш, дуслар белән
Табигатьнең кочагында
Очрашканбыз, күрешкәнбез,
Әйе, кирәк кай чагында...
Дуслар мулдан табын корган,
Кырын ятып, ял итәләр,
Җитди сәбәп табылгандыр,
Чиратлашып, тост әйтәләр.
Ә мин юләр, бер як читтә,
Каен иеп, миндек бәйлим!
Үз уема батып-чумып,
Хәтеремне артка әйдим.
Дуслар мине онытмыйлар,
Чакыралар шау-гөр килеп,
Сагышланып искә алыр
Уртак нәрсә бик күп алар –
Я уйланып, яки көлеп:
– Әйдә, дускай, ташла әле,
Гүя, мунча табынганың!
Син бит мунча яратмыйсың,
Кайчан бар соң чабынганың?!
Алдан нидер уйлап, җавап
Әзерләп тә бит йөрмәдем,
Әмма шундый сәер җавап
Бирермен, дип, һич көтмәдем:
«Мин бу якты дөньяларга
Тик ятарга, дип, килмәдем!»
Ә бит өндә шул рәвешле
Булмады бит һич әйткәнем!
Белмим, каян килде башка
Шушы купшы гаҗәп сүзем,
Түгел гомум җыелышта,
Мин бит аңсыз – төштә идем!
Мин оялыр идем өндә,
Әйтмәс идем, чын, икмәктер...
Кайчак хәтта уйлыйм: төшләр –
Бер сихердер, я хикмәттер...
Ә чынында... чын тормышта
Күптән миндек сындырган юк...
Мунчам да юк – кан басымы,
Мунча, диеп, борчылган юк...
...Әле кайчак тырай* типсәм**,
Шунда кинәт ишетәмен:
«Тукта, син бит бу дөньяга
Тик ятарга, дип, килмәдең!»
* Тырай (трай да дип язалар) – агач туп, футболның, полоның борынгы төрендә кулланылган.
** Тырай тибү – мәгънәсез, файдасыз шөгыль, яисә вакытны эшсез бушка уздырып йөрү, яки берни эшләми буталып йөрү.
21-23.09.2026
