Инсур МӨСӘННИФ
НӘТИҖӘ ЯСАР ВАКЫТ...
“Нигә, – диләр миңа кайчак дуслар, –
Көнен-төнен үлем көтәсең?
Шундый көнен коты очып көткән
Кеше җанын шулай өтәсең?”
Язам, әйе, соңгы көнем уйлап,
Туа тора шулай шигырьләр...
Гафу итегезче, дускайларым,
Анда минем сезгә гозерләр...
Нишлим инде, дуслар, шундый вакыт –
Нәтиҗәләр ясар сәгатьләр:
Уйлап көйгәннәрне, сөйгәннәрне...
Булган инде төрле халәтләр...
Һәркемнең дә була шундый мәле –
Үкенечләр – олы чемодан...
Һәр яшәлгән елга кире кайтсам,
И яшәрдәй булам яңадан!
Гаҗәептер, мин бит гомеремдә
Хәтта Мәскәүдә дә булмадым!
Авыз ачып, баштан бүрек төшеп,
Шул кирмәнгә* карап тормадым!
Мәскәү күргән кайбер яшьтәшләрем
Күптән үлеп бетте, гаҗәеп!
Ә мин? Үкенәмме? Ник үкеним!
Менә ул мин, исән, күз яшьләрсез
Сезнең алда торам, серәеп!
Ә нәтиҗә... Ан(ы)сы инде, дуслар,
Һәркемнеке була үзенчә...
Чәчми аны беркем бар дөньяга,
Яши бирә үзе көенчә.
Мин дә әйтмим, аны сез ясагыз,
Сез бит, беләм, судья – һай, катгый...
Ә мин, "ясап"... яңа үкенечләр
Яңа төнгә таба... шат атлыйм...
* Кирмән – Кремль.
29-30.08.2026