Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

НӘНӘЙ ҺӘМ АЛМАЛАР

Балаларга укыгыз
Инсур МӨСӘННИФ
НӘНӘЙ ҺӘМ АЛМАЛАР

Язын ак-ак чәчәк атты
Бакчабызда алмагач.
Тик аптырап карап тордым,
Алмалары булмагач.

«Көт инде, син, көзне, бәбкәм,
Шулай, түзеп, көтәсең», –
Диде нәнәй, мине җәлләп,
Моны белә, күрәсең...

Тик көзләрне көтеп тормый,
Сатып алды кибеттән:
«Ә әлегә шуны аша,
Менә тәмле бит – пешкән».

Сулар сиптем алмагачка,
Көннәр эссе торганда.
Килде тизрәк өлгертәсем,
Мин бит өлгер, уңган да.

...Менә көз дә килеп җитте,
Алма пеште, алланып.
Әмма өзим, диеп, барсам,
Кинәт калдым алданып!

Алдануым шуннан инде –
Җитми буем өзәргә!
Ә ашыйсы бик килә шул –
Түземлек юк көтәргә.

«Син мине ал», – дигән кебек,
Әллә чынлап ашыга,
Көтмәгәндә, берсе шунда
Өз(е)леп төште каршыма.

Моны күреп торган нәнәй,
Сөеп куйды аркамнан:
«Сулар сиптең җәй буена,
Моны белә бар алма,

Шуңа сиңа рәхмәт әйтә,
Үзе төшә алдыңа,
Хәтта үр(е)леп өзәсе юк,
Тик иелеп ал гына»

Тагын өзеп алып бирде –
Нәнәй белән күңелле!
Кемнәрнең бар дәү әнисе,
Алар бар да бәхетле!
Һәм аларга рәхмәтле!
23-26.09.2026

Смотри также