Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Ир-егет еламый, диләр...
Күземнән кайнар яшь бәреп чыкты бүген...
Ир кеше булсам да...
Акты ул яңактан...
Карлы-бозлы болыт баскан иде күгем,
Күз яшем кусам да,
Түгелде яңадан...
Ирләр дә елый шул... (мин риза – еласын!)
Сәбәбе нидәме? –
Җанда боз, кар иде.
Ишелер күк иде... җимереп дөньясын...
Әмма ишелмәде...
Күз яшьтән эреде...
14-20.10.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ир-егет еламый, диләр... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 264 б.