Инсур МӨСӘННИФ
ЯВАР ДА, ҮТӘР ӘЛЕ
(Берәү белән очрашкач, “Килә, ява бер болыт” җырын дәвам итеп)
Ятып, торып бер уйласаң,
Безнең тормыш кызык бит:
Бер карасаң, төзек кебек,
Икенчегә – бозык күк*.
Кушымта:
Килә болыт, ява яңгыр,
Туктар микән бер вакыт...
...Оча торган бер кош булсам,
Алырлар иде атып.
Әллә бозы да бар микән,
Болыт килә, караеп.
Әллә дошман, әллә дус ул,
Карый читтән акаеп.
Кушымта:
Килә болыт, ява яңгыр,
Туктар микән бер вакыт...
...Оча торган бер кош булсам,
Алырлар иде атып.
Бер карасаң, безнең гомер
Иделсудай озын күк.
“Дустым” сайрый – хас та былбыл,
Тик карашы козгын күк.
Кушымта:
Килә болыт, ява яңгыр,
Туктар микән бер вакыт...
...Оча торган бер кош булсам,
Алырлар иде атып.
“Җил булсам, исәр идем лә,
Гөл булсам, үсәр идем*”.
Тормыш акылга утыртты,
Яшь чакта исәр идем.
Кушымта:
Килә болыт, ява яңгыр,
Туктар микән бер вакыт...
...Оча торган бер кош булсам,
Алырлар иде атып.
Яңгыр нәрсә, афәт түгел,
Үтәр әле, явар да.
Дустың булса, чын булсын ул,
Читтә йөрсен ялганнар.
Читтә йөрсен җанварлар.
Читтә йөрсен хайваннар.
Кушымта:
Килә болыт, ява яңгыр,
Туктар микән бер вакыт...
...Оча торган бер кош булсам,
Алырлар иде атып.
* Күк – кебек.
** “Килә, ява бер болыт” җырыннан, татар халык сүзләре, Рәис Ханнанов көе.
3-7.07.2025