Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
ТЕЛЕФОННАР
Шушыңа охшаш шигырьләргә ияреп
Телефоннар кайчак борчый,
Төн уртасы, дип тормый.
Баш астына салып йоклыйм,
Я көтәмен күз йоммый.
Телефоннан айрылмагыз,
Булса да күп сәбәпләр.
Сала ул зур борчуларга
Телефонсыз сәгатьләр!
Орышмачы, бары сөен,
Күзең тырнап торганда,
Шылтыратып хәл белүче,
Кайгыручы булганда!
19-27.06.2024.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Телефоннар. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 262 б.