Бу шигырьнең берничә вариантын язып карадым. Икесен калдырдым. Мин үземнең шигырем хакында хөкем итә алмыйм - алар миңа барысы да менә дигән кебек. Укучылар хөкеменә чыгарам...
Инсур Мөсәнниф
САБЫЙ ЧАККА КАЙТЫП БАРАМ
Картайгач, сабый акылы керә, ди.
Халык әйтеме.
Өлкәнәйдем инде, һәр ел саен
Яшем саны арта бара.
Картаюның да бит бардыр чиге…
Яшьлек кебек, артта кала…
Әйе, һәр нәрсәнең чиге бардыр…
Миннән дә ул читтә калмас...
Шул чикләрне узгач, ниләр булыр,
Аны белә бары Аллаһ!
…Еллар алга чаба һич туктамый,
Картлык чиген узып барам.
Инде, димәк, мин дә, ахры, шулай
Сабый чакка кайтып барам.
31.05.2022
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сабый чакка кайтып барам. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 164-165 бб.
2-нче вариант
Инсур Мөсәнниф
Сабый чакка кайтып барам
Уены-чыны бергә
Картайгач, сабый акылы керә, ди.
Халык әйтеме.
Өлкәнәйдем инде, һәр ел саен
Арта бара еллар саны.
Ә картайгач, кайбер адәмнәргә
Керә, диләр, сабый аңы…
Картаюның да бит бардыр чиге…
Яшьлек кебек, артта кала…
Шул чикләрне узгач, ниләр булыр,
Аны белә бары Аллаһ!
…Ел артыннан еллар уза тора,
Картлык чиген узып барам.
Инде, димәк, мин дә, ахры, шулай
Сабый чакка кайтып барам.
31.05.2022